Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Быелның гыйнвар аенда республика юлларында 34 кешенең гомере өзелгән

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең киңәшмәләр залында массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.


 

Киңәшмәне видеоконференция режимында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов һәм «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев алып барды.

Видеоконференциядә Кукмара районы «Хезмәт даны» газетасының баш мөхәррире Гөлгенә Шәрипова, ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов, ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы Ранил Гыйниятуллиннар катнашты.
Киңәшмәдә сүз массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау мәсьәләләре турында барды.

Быелның гыйнвар аенда республика юлларында 246 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 34 кешенең гомере өзелгән, 317 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Узган ел белән чагыштырганда, быел тән җәрәхәте алучылар белән бәйле юл фаҗигаләре саны - дүрткә, ә һәлак булучылар 18 кешегә артык.

Яз айларында һава торышы гел үзгәреп торучан була: я бозлавык, я кар көртләре... Бәла-казаларга юлыкмас өчен тиешле тизлекне саклыйк, юл билгеләренә игътибар итик, бер-беребезгә булган хөрмәтне югалтмыйк!

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk