Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Балалар иминлеге өчен!

Балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең санын киметү максатында республикада 30 ноябрьгә кадәр "Автоурындык - балаларга!" дигән акция бара.

Статистик мәгълүматларга караганда, узган ел транспорт һәлакәтендә Россия күләмендә - 898, ә Татарстанда 25 баланың гомере өзелгән. Агымдагы елда Россия юлларында 700дән артык, Татарстанда - 18 бала, шуларның 9ы пассажир буларак һәлак булды. Районда балалар катнашында 5 бәхетсезлек очрагы теркәлде, 5 бала төрле дәрәҗәдәге зыян күрде.
Балаларның гомере өзелүгә китерә торган сәбәпләрнең иң беренчесе - автомобильләрне махсус балалар утыргычлары белән җиһазландырмау. РФ Юл йөрү кагыйдәләренең 22.9 пунктына колак салмаучылар РФ административ хокук бозулар Кодексының 12.23 маддәсе, 1 бүлеге нигезендә 500 сум штрафка тартылалар. Автомобиль салонына утырган пассажирлар иминлек каешлары куймаган очракта да 500 сум күләмендә штраф түләү каралган. Әлеге суммалар күп түгел, билгеле. "Ике-өч меңгә махсус кресло алганчы, бер тапкыр 500 сум түлим дә, шуның белән бетә, ЮХИДИ инспекторлары гел очрап тормый бит алар",- дип уйлаучыларның саны көннән-көн арта. Бәхетсезлек очрагы да көн саен түгел, ә уйламаган-көтмәгән җирдән килеп чыкканын өлкәннәр аңларга теләми. Балык Бистәсе, Чистай, Алабуга, Түбән Кама, Әгерҗе, Бөгелмәдә булган юл фаҗигаләрен генә алыйк, аларның барысында да берсеннән-берсе кечкенә сабыйларның гомере өзелде. Балык Бистәсе районында ВАЗ-21101 автомобиле, тиешле тизлекне сакламау нәтиҗәсендә, Вольво машинасына бәрелә. Һәлакәттә ВАЗ-21101 пассажиры, иминлек каешы беркетелгән әнисенең алдында барган 2007 елгы бала, урында ук һәлак була. Әти-әни исән-сау. Бу очракта 4 яшьлек баланың үлемендә кем гаепле соң? Махсус балалар утыргычында булса ул, әлбәттә, исән-имин булыр иде. Мондый мисаллар бик күп. Юлга чыкканда һәркем иң элек үзенең кадерле, газиз баласы, аның иминлеге турында уйласын иде. Баланы югалтканнан соң ачы күз яшьләре түгеп кенә аны кире кайтарып булмый бит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk