Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада уку елы башланыр алдыннан мәктәп автобусларын тикшерделәр

Дәүләт автоинспекторлары юл документларын һәм транспорт чараларының техник торышын тикшерде.

Балаларны имин йөртүне тәэмин итү - дәүләт автоинспекциясе алдында торган өстенлекле бурычларның берсе. Яңа уку елы башланыр алдыннан Кукмара районының ЮХИДИ хезмәткәрләре «Кукмор-Транс» оешмасындагы мәктәп маршрутлары буенча йөрүче автобусларга контроль тикшерү үткәрде.

Паркта 16 мәктәп автобусы бар. Һәр автобус балаларны йөртүгә ГОСТ таләпләренә туры килергә тиеш. Юл документлары һәм транспорт чарасының техник торышы тәртиптә булырга тиеш.

«Тикшерү барышында автобусларның тахографлар, ГЛОНАСС спутник системасы белән җиһазландырылуы һәм тревога кнопкасының эшләве тикшерелде. Автобусларның техник торышы һәм кирәкле документлар – транспорт чарасын теркәү турында таныклык, техник карау узу турында диагностик карта, ОСАГО полисы булуга аеруча игътибар бирелде», - дип сөйләде Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча ЮХИДИ бүлегенең административ законнарны үтәү буенча инспекторы, полиция капитаны Сергей Егоров.

Хокук саклаучылар автомобильчеләрне административ җаваплылыкка тарту, шул исәптән идарә хокукыннан мәхрүм итү турындагы мәгълүматны тикшерүгә зур басым ясадылар.

Тәртип сакчылары машина йөртүчеләр белән балигъ булмаганнарны йөртү һәм транспорт дисциплинасына карата таләпләрне үтәү темасына кисәтү инструктажлары үткәрде.

Тикшерү нәтиҗәсендә төрле җитешсезлекләр ачыкланды. ЮХИДИдән хәбәр итүләренчә, тикшерү узган автобуслар гына балаларны йөртүгә рөхсәт алачак.

Статистика буенча, агымдагы елның җиде аенда Кукмара районы территориясендә 15 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 15 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган һәм ике кеше һәлак булган. Балигъ булмаган балалар катнашында җиде юл-транспорт һәлакәте булган, аларда биш бала зыян күргән, һәлак булучылар юк. 2020 һәм 2021 елларда мәктәп автобуслары катнашында һәлакәтләр теркәлмәде.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X