Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Төнәтмәләргә ышанганчы, бәлки табиб янына бару кирәктер

Бер танышым, озак вакытлар түндербаш төнәтмәсен эчеп, бавырына зыян салды

Интернетны ачсаң, авыруларны дәвалау буенча нинди генә рецептларга юлыкмыйсың! Хәтта җитди чирләрне дә җиңел генә дәвалау юлларын күрсәтәләр. Алай гына авырудан котылырлык булса, ил буенча меңләгән дәваханәләр төзеп мәшәкатьләнмәсләр иде. Дөрес, халык медицинасының организмны ныгытуда, иммунитетны күтәрүдә, кешенең физик торышын яхшыртуда файдасы бардыр. Әмма җитди диагнозы булганнарның да үләннәр белән дәваланып, вакытны кулдан ычкындыруларына йөрәк әрни. Аннан соң, белеп кулланмасаң, аның башка органнарга зыян китерүе дә ихтимал бит. Бер танышым, озак вакытлар түндербаш төнәтмәсен эчеп, бавырына зыян салды. Хәзер бавырын дәвалау артыннан йөри. Башкалар да шундый ялгышлык җибәрмәсеннәр, төрле төнәтмәләр эчкәнче, иң элек табиблар белән киңәшләшсеннәр иде. 

Мәликә апагыз
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk