Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Мәңгелек йортны чиста тотыйк

Мин үзебезнең Кукмарадагы татар зираты өчен борчылып язам

Зират – безнең мәңгелек йортыбыз. Барыбыз да шунда барасы бит, беребез дә мәңгелеккә килмәгән. Безнең олы бурычларыбызның берсе ул – үзебезнең мәңгелек йортыбызны чиста тоту. Мин үзебезнең Кукмарадагы татар зираты өчен борчылып язам. Зиратның зурайтылган өлеше чагыштырмача чиста. Ә инде түбән ягын зур-зур агачлар, куаклар баскан. Анда җәй көне керергә куркыныч. Агачлар авып, чардуганнар, кабер ташлары җимерелгән. Дин җитәкчеләребез аңлатуынча, кабер өстенә зур булып үсә торган агачлар утыртырга кирәкми - гади генә чардуган һәм мәрхүмнең исем-фамилиясе ясалган такта элеп куйсаң, шул җитә. Әрвахларга матурлык һәм затлылык түгел, аларга дога кирәк.

Зиратта бушлай җир алып, әллә кайлардан туганнарын алып кайтып күмеп китәләр дә оныталар. Ник аны елына бер кайтып карамаска, яисә күршеңә яки берәр туганыңа карап-тәрбияләп торырга әйтеп калдырмаска?

Зират өчен җаваплы дин әһелләренә дә  әйтер сүзем бар. Җир биргән вакытта каберлекләрне һәрдаим карап, чистартып торырга кирәклеген һәм зур агачлар утыртырга ярамаганлыгын кисәтсеннәр иде.

Өмә көннәрен шимбә-якшәмбегә туры китереп, бу турыда белдерүләрне мәдрәсә, мәчет, кибет тирәләренә элсәләр, район газетасы һәм радио аша хәбәр итсәләр, күбрәк кеше ишетеп килер иде, дип уйлыйм. Намаз вакытлары язылган язуларны мәчеттә өләшәләр бит, бәлки бу очракта да шулай эшләргә кирәктер. Мулла-абыстайлар Коръән ашлары вакытында да зиратларны чистарту турында әйтсеннәр иде. Бердәм булыйк, мөхтәрәм кардәшләр. Үзебез яшәгән йортны кредитлар алып булса да матурлыйбыз, ә монда матди чыгымнар таләп ителми, бары тик изге эштә катнашырга гына кирәк. 

Кәүсәрия МИННЕГАЛИЕВА, Кукмара

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X