Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Концерт карап торып, аякларым калмады

"Гафу итегез инде мине, авылдашларым. Арып кайтып китүчеләр бер мин генә түгел идем, чөнки утырыр урыннар юк".

Кукмараның 4нче урта мәктәбе янындагы Атлас Булатов исемендәге ял паркында җәйләрен һәр якшәмбедә авыл җирлекләре үзешчәннәре концерт куялар.  Авылдашларым - Татар Толлысы, Чарлы коллективларының чыгышларын карарга аеруча сөенеп бардым. Бик күңелле булды концертлары, әмма өч сәгатьлек программаны азагына кадәр карый алмадым, чөнки басып торып, аякларымның хәле калмады. Гафу итегез инде мине, авылдашларым. Арып кайтып китүчеләр бер мин генә түгел идем, чөнки утырыр урыннар юк. Ә бит концертка күбесенчә олы кешеләр, балалы, авырлы хатыннар килгән иде. Аптырагач, агач төпләренә барып утыручылар да булды. Чыгыш ясаучыларның үзләре өчен дә уңайлыклар булдырылмаган: аларга да аяк өстендә торасы, киемнәрен дә агачлар арасында алмаштылар.  Бу җитешсезлекләр бетерелсен, ял итү паркыннан арып кайтырлык булмасын иде.

Дания МИННЕМУЛЛИНА, Кукмара
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X