Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар

Авылдашларым фельдшер-акушерлык пунктын ремонтларга ярдәм итте

"Мин аларның бу изге гамәлләрен бик сөенеп кабул иттем, бергә-бергә барлык ремонтны башкарып чыктык, эшебез дә бик җайлы, тиз барды"


Өлге авылы фельдшер-акушерлык пунктында төзекләндерү эшләре алып бардык: идән-ишекләр буялды, яңа челтәр-пәрдәләр эленде. Бу хезмәтләрне башкаруда авыл халкы бик зур ярдәм күрсәтте. Альмира Харитонова, Алсу Сәлиховалар: “Сезгә ярдәм кирәк түгелме?” – дип, үзләре яныма килделәр. Мин аларның бу изге гамәлләрен бик сөенеп кабул иттем, бергә-бергә барлык ремонтны башкарып чыктык, эшебез дә бик җайлы, тиз барды. Хәлемә кереп булышканнары өчен авылдашларыма чиксез хөрмәтемне белдерәм, изге айда башкарган яхшылыклары үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын иде.

Ясирә МӨХЕТДИНОВА,
фельдшер, Өлге авылы

фото: архив, Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X