Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Татарстан сөт җитештерү күләмен арттырган төбәкләр исемлегенә кергән

Гыйнвар - ноябрь айларында республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында тулаем сөт савымы 1 миллион 48,5 мең тонна тәшкил иткән.

Татарстан Россиянең сөт җитештерүне арттыруга ирешкән алты төбәге исемлегенә кергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минстрлыгында хәбәр иттеләр.

Агымдагы елның гыйнвар - ноябрь айларында республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында тулаем сөт савымы 1 миллион 48,5 мең тонна тәшкил иткән.

«Бу узган елның шул чорына караганда, 26,1 мең тоннага күбрәк. Республика авыл хуҗалыгы оешмаларында сөт җитештерү күләме 2,6 процент тәшкил иткән», – дип сөйләде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов.

28 декабргә булган мәгълүматлар буенча, бер тәүлектә иң күп сөт Кукмара районында савылган, ул 237 тонна тәшкил итә. Бу узган елны шул чорына караганда, 8 процентка күбрәк. Икенче урында - Балтач районы (203 тонна), өченче урында - Әтнә районы (200,7 тонна).

Шулай ук сөт җитештерү буенча Саба, Мамадыш, Актаныш һәм Азнакай муниципаль районнары - лидерлар рәтендә. Саба районы хуҗалыкларында бер сыердан 20 кг сөт савып алалар, бу республика буенча уртача күрсәткечтән 6 кг га артык.

Фото: архив/Султан Исхаков

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/29/178022/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X