Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Зур Сәрдектә Фирдүс Төхвәтуллин истәлегенә багышланган көрәш бәйгесе узды

Турнирда 90 көрәшче көч сынашты.

Физкультура-спортны үстерүгә зур өлеш керткән күренекле шәхесләр истәлегенә спорт ярышлары уздыру районда матур традициягә әйләнде. 

Зур Сәрдек мәдәният йортында Фирдүс Төхвәтуллин истәлегенә багышланган көрәш бәйгесе районыбызның яшь көрәшчеләрен 24нче тапкыр келәмгә җыйды. Фирдүс абыйның исеме Зур Сәрдек урта мәктәбен тәмамлап, илебезнең төрле почмакларына таралышканнарга да, спорт сөючеләргә дә яхшы таныш. Хезмәт юлын физкультура укытучысы буларак башлап, укучыларында гына түгел, бу төбәк халкында да физкультура һәм спортка мәхәббәт уяткан педагог ул. Өлкәнрәк буын ул еллардагы гөрләп торган волейбол мәйданчыкларын, зур активлык белән узган спартакиадаларны, Фирдүс абый мәгънәле итеп алып барган Сабантуйларны сагынып искә ала. Башкаларның уңышларын күреп куана белүче киң күңелле, иҗади шәхес иде ул. Районда көрәш мәктәбенең тарихы да Фирдүс абый инициативасы һәм тырышлыгы белән Зур Сәрдек урта мәктәбенең бер кечкенә бүлмәсендә ачылган классик көрәш түгәрәгеннән башлана.

Әлеге ярыш 2009 елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге балалар арасында уздырылды. Республикабызның Ришат Шәрипов, Вил Усманов, Айдар Хәйретдинов, Марат Галиев, Илдар Рафыйков, Марат Ишмөхәммәтов, Илгизәр Гыйбадуллин, Рөстәм Вәлиуллин, Мөдәррис Фәттахов, Зөлфәт Хәсәнов кебек бик күп танылган көрәшчеләре  бил алышкан залда иртәдән кичкә кадәр 90 көрәшче көч сынашты. Беренче тапкыр җиңү шатлыгын һәм җиңелү ачысын татучыларга шаһит булды тамашачылар ул көнне. 

Ярышлар мәгариф идарәсе каршындагы балаларны сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәге тренерларының нәтиҗәле эшләвен күрсәтте. Соңгы елларда Олыяз, Ядегәр, Поч.Кучук, Манзарас, Сәрдекбаш, Янил, Нырья, Кәркәүч, Мәмәшир, Байлангар, Югары Чура мәктәпләрендә, Зур Сәрдек гимназиясендә татарча көрәшне үстерүгә зур игътибар бирелә.

Менә алар – әлеге бәйгенең җиңүчеләре: 23 килограммда – Артем Данилов (Нырья), 26 килограммда – Данияр Гәрәев (Сәрдекбаш), 29 килограммда – Арсений Димитриев (Пчеловод), 32 килограммда – Мәүлит Ибатуллин (Зур Сәрдек), 36 килограммда – Рүзәл Сабирҗанов (4нче урта мәктәп), 40 килограммда – Ильяс Степанов (Янил), 43 килограммда – Ленар Егоров (Югары Чура), 46 килограммда – Раил Мусин (Ядегәр), 50 килограммда – Инсаф Минемуллин (Вахит), 55 килограммда – Данияр Гарифуллин (Байлангар), 60 килограммда – Айзат Фәләхов (Олыяз), 60 килограммнан югары – Әхмәт Хәбибрахманов (Байлангар). Зур активлык белән үткән бу ярыш “Восток Агро” ширкәтенең матди ярдәме белән оештырылды. Җиңүчеләргә иганәчеләр һәм Төхвәтуллиннар гаиләсе әзерләгән бүләкләр тапшырылды.

Республикакүләм ярышларның берсен ачу тантанасында яшь көрәшчеләргә мөрәҗәгать итеп, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, көрәш Федерациясе Президиумы рәисе Марат Әхмәтов болай дигән иде: «Мин һәр кеше профессиональ көрәшче булсын димим. Көрәшебезгә битарафлар гына булмасын иде. Һәр малай кечкенә чагында көрәш белән шөгыльләнергә тиеш дип саныйм. Бу аның холкын тәрбияләячәк, олы тормышка, сынауларга әзерләячәк». Хак сүзләр.

Нуретдин ЗЫЯТДИНОВ, балаларны сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәге директоры
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk