Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Зур Кукмарада спорт ветераны Хәйдәр Төхвәтуллин исемендә мини-футбол турниры узды

Ярышта 11 команда катнашты

Зур Кукмараның “Ялкын” спорт мәйданчыгында Балалар сәламәтләндерү-белем бирү профильле үзәгендә хезмәт куйган, бөтен гомерен балаларга һәм яшүсмерләргә физик тәрбия бирүгә багышлаган, районыбызда футбол-хоккей спорт төрләрен үстерүгә зур өлешен керткән спорт ветераны Хәйдәр Төхвәтуллин исемендә мини-футбол турниры узды. Ярышта 11 команда катнашты.

Яшь футболчыларны сәламләргә Хәйдәр Хөрмәт улының гаиләсе, туганнары, хезмәттәшләре, дуслары һәм укучылары да килгән иде. Алар җылы сүзләр әйтеп, катнашучы командаларга уңышлар теләде. Турнирның алып баручысы Артур Зәкиев әйтеп үткәнчә, спортчылар бары тик үҗәтлекләре һәм тырышлыклары аркылы гына уңышка ирешә алачак.

Уен нәтиҗәләре буенча “Ялкын” яшүсмерләр клубы командасы – беренче, 3нче урта мәктәп – икенче, Зур Кукмара урта мәктәбе командасы өченче урынны яулады.
Җиңүче һәм призлы урыннарны алучыларга ветеранның гаиләсе тарафыннан әзерләнгән кубок, медальләр һәм грамоталар тапшырылды, турнирның иң яхшы уенчылары да хөрмәтләнде.

Ә киләсе елдан турнирда катнашучыларның составы киңәячәк һәм Кукмарага Кызыл Алан, Нократ Аланыннан да алдынгы уенчылар килүе көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk