Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Зур Кукмарада хоккей мәйданчыгы ачылды

Ул ял зонасын булдыру, спорт мәйданчыгын төзү һәм җиһазлау буенча грант хисабына төзелгән.

Бүген Зур Кукмара авылында ял зонасын булдыру, спорт мәйданчыгын төзү һәм җиһазлау буенча грант хисабына төзелгән хоккей мәйданчыгын ачылды. Әлеге хоккей мәйданчыгы урынында дистә еллар элек агачтан ясалган хоккей коробкасы торды һәм тузгач ул сүтелде. Һәм менә хәзер аның урынына заманча материаллардан төзелгән, янында спортчыларга кием алыштыру өчен уңайлы, җылы бинасы да булган яңа хоккей мәйданчыгы сафка басты.

Спортсөючән зуркукмараларны сәламләргә район башлыгы Сергей Димитриев та килгән иде. Ул җирлегебез эшчәнлегенә, аның җитәкчесе Ришат Хәнәфиевның булсынга дип хезмәт итүенә үз бәясен бирде һәм бу җирлектә киләчәктә мини-футбол уйнау өчен дә спорт мәйданчыгы программага кертеләчәген белдерде.

«Каток» тагы бозның сыйфатын, хоккей коробкасының ныклыгын «бәяләү» өчен бүген бозга авылның «Күпер асты» белән «Күпер өсте» командалары чыкты. Беренче хоккей ярышы беренче команданың 7:4 хисабына җиңүе белән тәмамланды.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk