Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Спорт яңалыклары

    Кукмаралылар район һәм республика күләмендә үткәрелгән спорт чараларында актив катнашалар

    “Зилант” спорт мәктәбенең самбо һәм билбау көрәше бүлекләрендә шөгыльләнүчеләр  Болгар шәһәрендә узган республика беренчелегендә катнашты. Егетләр арасында үз үлчәү авырлыгында Адель Ганиев (беренче гимназия) җиңүче булды, Денис Трофимов (3нче урта мәктәп)  - көмеш, Таһир Галиәхмәтов (беренче гимназия) һәм  Рузил Тимербаевлар (Югары Арбаш мәктәбе) бронза медаль яулады. Кызлар арасында Альбина Фәйзуллина (күппрофильле лицей) бронза призер булды. Тренерлары - Данил Шиһапов, Марес Бадертденов, Энҗе Йосыпова.

     “Зилант” спорт мәктәбенең 2006-2007 елгы кызлар һәм егетләр волейбол командалары, Арча шәһәрендә узган ачык турнирда катнашып, кызлар – җиңүче, егетләр көмеш призер булды. Тренерлары – Наилә Хәбибуллина, Илмар Шәймәрданов.

    Тимераякта фигуралы шуу буенча Казанда узган “Вираж Кубогы” ярышында “Олимп” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Кәримә Гарипова – беренче, Зәлинә Бадышева – икенче, Мәрьям Сабирҗанова өченче урын яулады. Яшь фигурачылар Гөлия Гарифуллина – беренче, Эльвина Габидуллина икенче урынга лаек булды.  Тренерлары – Арина Крисько.

    Мәскәү өлкәсенең Мытищи шәһәрендә тимераякта фигуралы шуу буенча “Алмаз боз” спорт үзәге призларына үткәрелгән ярышта “Олимп” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Александра Драницына – беренче, Эльвина Габидуллина икенче урын алды. Тренерлары – Арина Крисько.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: