Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спорт яңалыклары

Кукмаралылар республика һәм район күләмендә үткәрелгән спорт чараларында актив катнашалар.

Скандинавия йөреше район халкы арасында көннән-көн киңрәк тарала бара. Күптән түгел “Кукмара” чаңгы базасында Бөтендөнья скандинавия йөреше көненә багышланган фестиваль узды.
- Хәзер күп кешеләр үзләренең сәламәтлекләре турында уйлана, аны тагын да ныграк кайгырта башлады. Соңгы вакытта скандинавия йөрешенә дә игътибар артты, ул шактый популярлашты. Бу - актив тормыш рәвеше алып баруның иң гади төре. Иң мөһиме - ул спорт секцияләре расписаниесенә бәйле түгел, аның белән кайчан телисең, кайчан вакытың бар, шул чакта шөгыльләнергә була, - дип сөйләделәр районның яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кәшәпов һәм скандинавия йөреше буенча тренер Мәгъсүм Нуриев.
Фестивальдә катнашучыларның күбесе скандинавия йөреше белән даими шөгыльләнә. Шулай ук чарада кулына таякны беренче тапкыр алучылар да бар иде. Алар барысы да башта күнегүләр ясауда катнаштылар, аннары махсус дистанция уздылар: тәҗрибәле кешеләр өчен – 4000 метр һәм яңа катнашучыларга – 1500 метр.
 
Саранск шәһәрендә үткән билбау көрәше буенча Россия чемпионатында “Зилант” спорт мәктәбенең билбау көрәше бүлеге спортчысы Энҗе Йосыпова үз үлчәү авырлыгында – җиңүче, Алмаз Йосыпов көмеш призер булды.
 
 Казан шәһәрендә узган республика ярышларында “Зилант” спорт мәктәбенең йөзү бүлегендә шөгыльләнүче Азалия Шаһиева брасс алымы белән 100 метрга йөзүдә – икенче, Эдуард Кругляков 100 метрга комплекслы йөзүдә өченче урынны алды. Эдуард спорт мастерлыгына кандидат нормасын үтәде (тренерлары – Альберт Закиров).
 
Казанда узган самбо буенча ачык турнирда “Зилант” спорт мәктәбенең самбо бүлегендә шөгыльләнүче Тимофей Кондаков 54 килограммлы үлчәү авырлыгында җиңүче булды, Дмитрий Михайлов 34 килограммлы үлчәү авырлыгында өченче урынны яулады (тренерлары – Данил Шиһапов).
 
“Зилант” спорт мәктәбендә 2010-2014 елгы малайлар һәм кызлар арасында үткән йөзү буенча ачык ярышларда Кукмара, Балтач, Мамадыш, Теләче, Можга, Балык Бистәсеннән килгән 180нән артык бала катнашты. Кукмаралылар 11 алтын, 4 көмеш һәм 11 бронза медаль яулады. 2012-2013 елгы командалар арасында үткән катнаш эстафетада Кукмара командалары - җиңүче, ә кызлар арасында Кукмара-2 командасы көмеш призер булды.

фото: Артур Зәкиев


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk