Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Поч.Кучукта чаңгычылар ярышты

Анда районның сигез мәктәбеннән барлыгы йөзгә якын укучы катнашты.

Поч. Кучук авылы трассасында Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулу уңаеннан мәктәп укучылары арасында район күләмендә чаңгы эстафетасы үткәрелде. Анда районның сигез мәктәбеннән барлыгы йөзгә якын укучы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча “Нырья-1” – беренче, “Нырья-2” – икенче, “Олимп” командасы өченче урынны яулады. Җиңүчеләргә иганәчеләр ярдәме белән әзерләнгән медаль һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Эстафетада катнашкан башка командаларга да кызыксындыру бүләкләре бирелде. Поч. Кучукта мондый чара инде бишенче ел рәттән үткәрелә, дип хәбәр итте Вячеслав Сәйфетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk