Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмарада өстәл теннисы буенча «Район башлыгы Кубогы»на беренчелек төгәлләнде

Турнир 10 этаптан торды.

«Барс Арена» спорткомплексында өстәл теннисы буенча «Район башлыгы Кубогы»на беренчелек төгәлләнде. Турнир быелның март аенда башланды һәм 10 этаптан торды.

Кукмарада өстәл теннисы буенча «Район башлыгы Кубогы»на беренчелек төгәлләнде

Спортчылар 3 яшь категориясендә көч сынашты: 18 яшьтән өлкәнрәк ир-егетләр, 18 яшькә кадәрге егетләр, шулай ук кызлар һәм хатын-кызлар. Иң яшь катнашучыга — 8, иң өлкәненә 70 яшь иде. 

Соңгы көнне районның иң көчле 16 теннисчысы ярышты.

«Районда өстәл теннисы белән шөгыльләнү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Турнир әлеге спорт төрен үстерү өчен этәргеч булыр дип ышанам. Президент Владимир Путин билгеләп узганча, 2030 елга системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә 70 процент россиялене тартырга кирәк», — диде район башлыгы Сергей Димитриев.

Кукмарада өстәл теннисы буенча «Район башлыгы Кубогы»на беренчелек төгәлләнде

Уен нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә булды: 18 яшьтән өлкәнрәк ир-егетләр арасында — Рөстәм Фәйзуллин, 18 яшьтән яшьрәкләр арасында — Ислам Шафиков, кызлар һәм хатын-кызлар арасында — Амелия Яппарова. 

Күчмә Кубок иясе Эдуард Трофимов булды. 

Җиңүчеләрне котларга Кыш бабай белән Кар кызы килде. Алар спортчыларга сәламәтлек, яңадан-яңа җиңүләр теләде.

фото: Йолдыз Гыйдиева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев