Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмарада «Йолдызлар Кубогы»на хоккей турниры узды

Турнирда алты команда катнашты.

30 ноябрьдә һәвәскәр командалар арасында «Йолдызлар Кубогы»на хоккей турниры узды. Турнирда Кукмарадан «ВКХ», Сосновкадан «Витязь», Казаннан «Радогост», «Чайка», «Фемида», Бөгелмәдән «Бөгелмә» командалары катнашты. Бу хакта «Олимп» боз сараенда хәбәр иттеләр.

Кукмарада «Йолдызлар Кубогы»на хоккей турниры узды

Уен нәтиҗәләре буенча «Бөгелмә» командасы — 3нче, «Фемида» 2нче урынны алды, «Радогост» командасы турнирның җиңүчесе дип танылды.

Кукмарада «Йолдызлар Кубогы»на хоккей турниры узды

Номинацияләр буенча да иң яхшылар ачыкланды: «Иң яхшы капкачы» — Артур Мөхәммәтҗанов («Радогост»), «Иң яхшы сакчы» — Ленар Мөлеков («Фемида»), «Иң яхшы һөҗүмче» — Артур Миндубаев («Чайка»), «Иң яхшы бомбардир» — Раниф Гыймадетдинов («Витязь»), «Иң яхшы уенчы» — Илдар Акимбитов (Бөгелмә), «Иң кыйммәтле уенчы» — Сергей Димитриев («ВКХ»).

Кукмарада «Йолдызлар Кубогы»на хоккей турниры узды

Призерларга һәм иң яхшы уенчыларга Кубоклар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

фото: «Олимп» боз сарае

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев