Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмара районында хатын-кызлар итек киеп хоккей уйнады

Шайбаны – туп, тимераякларны итек алыштырды.

Кукмара районында киез итек хәзер кышкы аяк киеме генә түгел, ә спорт кирәк-ярагы да. Бүген Купка авылында гүзәл затлар арасында беренче тапкыр «Итекле хоккей»  турниры узды. Әлеге чара купкалылар, мәдәният йорты җитәкчесе Заһидә Галимова, Фирдәүсә Каюмова тырышлыгы һәм Зур Сәрдек авыл җирлеге башлыгы Фәнис Фәттахов теләктәшлегендә узды. 

Уенда республиканың сигез районыннан хатын-кыз командалары катнашты. Уенчыларның шайба урынына туп иде, ә тимераякларны итек алыштырды.

«Тимераякта начар шуабыз, кәшәкәне бөтенләй дә кулга тоткан юк. Купка мәдәният йорты директоры Заһидә ханымнан чакыру алгач, бик теләп уенда катнашырга уйладык. Турнирга биш кыз килде», - ди Әгерҗе районының Ямурза авылыннан Чулпан Нигъмәтуллина.

Иң беренче булып бозга Аш.Буҗи авылы һәм Арча районы командалары чыкты. Итекле хоккей катнашучылар өчен яңа спорт төре булса да, һәркем тыршып уйнады. 

«Хоккейны, гадәттә, ир-егет командалары уйный. Без, хатын-кызлар да, читтә калмаска булдык. Җиңүгә өметләр зурдан.  Мин үзем мәдәният өлкәсендә 38 ел эшлим. Заман белән бергә атларга тырышабыз. Күптән түгел “Әйдә, шаяр” дигән бәйгедә катнаштык, хәзер исә спортта көчебезне сыныйбыз», - ди Зәй командасы капитаны Миннегөл Насыйбуллина.

Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынга районыбызның Купка авылы командасы чыкты. Икенче урында – Аш.Буҗи командасы. Өченче урын исә Кәркәүч авылы командасына бирелде. Дүртенче урынны Зәй, Әгерҗе, Менделеевск, Мамадыш, Арча районнары командалары бүлеште. 

Турнирдан соң һәркем кайнар коймак, пылау белән сыйланды. 

Уенны карарга җанатарлар күп килгән иде. «Мондый чаралар дуслыкны ныгыта, үсеп килүче яшь буынга сәламәт яшәү үрнәге булып тора», - ди алар.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk