Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районы башлыгы призына көрәш турниры 200 көрәшчене җыйды

    Турнирда катнашучыларны район башлыгы Сергей Димитриев сәламләп, гадел көрәш һәм лаеклы җиңү теләде

    Кукмара районының «Ялкын» спорт комплексында район башлыгы призына көрәш буенча турнир бара. Ярышта шәһәр һәм авыл җирлекләреннән килгән 200 көрәшче катнаша. 


    Аларны район башлыгы Сергей Димитриев сәламләп, гадел көрәш алып баруларын һәм лаеклы җиңүләрен теләде.

    Иң яхшы көрәшчеләр медаль, грамота һәм акчалата премияләр белән бүләкләнәчәк. 


    Әлеге бәйге герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган республика турнирына иң көчле һәм әзерлекле спортчыларны сайлап алу максатыннан оештырыла. Быел ул 13-15 февральдә Биектау районында узачак.

    фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: