Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Ташлы Елга авылы мәктәбе ни өчен ябыла?

Әлеге сорауга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллиннан түбәндәге җавап алынды

Безнең Ташлы Елга авылында башлангыч мәктәп белән балалар бакчасы бер түбә астына урнашкан, эчендә бәдрәф тә бар. Мәктәптә 13 бала белем ала иде, балалар бакчасына да йөрүчеләр күп, озакламый туасы сабыйлар да бар. Шул мәктәпне ябалар дигәч, әти-әниләр берничә мәртәбә район җитәкчелегенә барып карадылар. Бина тимер койма белән әйләндереп алынып, аерым бәдрәф булса, мәктәп ябылмаячак, дип җавап бирделәр. Шуннан соң авыл мулласы ярдәме белән мәктәпкә койма урнаштырылды, бәдрәф тә ясалыр иде әле. Районнан янәдән мәктәпне килеп карадылар, ләкин халык белән сөйләшеп торуны кирәк дип тапмадылар, җыелган халыкны санга сукмыйча, үзара гына пышылдашып, берни әйтмичә китеп бардылар. Мәктәпне ябып куеп, ишегенә йозак элүе җиңел эш шул. Чарасызлыктан яшьләр шәһәргә китә, зур авыллар шулай юкка чыга да инде. Район мәгариф идарәсе җитәкчесенең әлеге аңлашылмаучанлыкка җавап бирүен көтәбез.

Барлык ата-аналар

Әлеге сорауга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат ӘХМӘДУЛЛИНнан түбәндәге җавап алынды:

- 2021 елның 9 июнь көнне Ташлы Елга авылы халкы һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин, Кәркәүч авыл җирлеге башлыгы Марат Зәйнетдинов, Кәркәүч төп мәктәбе директоры Раил Гаязов катнашында очрашу булды. Кәркәүч төп мәктәбенең Ташлы Елга авылындагы филиалы эшчәнлеген туктатып тору мөмкинлеге турында фикер алышканда укучыларның ата-аналары, мәктәп директоры һәм җирлек башлыгының фикерләре тыңланды.

Очрашуда катнашучылар филиал бинасының, чыннан да, тузган хәлдә булуын билгеләп үтте. Аны заман таләпләренә туры китерү өчен капиталь ремонт үткәрергә кирәк, ә моңа зур күләмдә финанслар таләп ителә. Филиалның эшчәнлеген санитар-эпидемиологик, янгынга һәм террорчылыкка каршы яклау таләпләренә җавап бирерлек шартлар булдырганчы туктатып тору сорала.

Быел Кәркәүч авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе бинасында үзгәртеп кору эшләре бара, киләчәктә анда 20 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә төркем урнаштырылачак. Мәктәптә сыйфатлы белем hәм тәрбия алу өчен барлык заманча шартлар тудырыла. Укучыларны автобуста йөртү оештырылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X