Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Кукмараның Гафиятуллин урамындагы җәмәгать мунчасы кайчан ачылыр икән

Әлеге сорауга район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рөстәм ӘХМӘДУЛЛИН җавап бирә.

 

 Бинага ремонт булачак, дигәннәр иде. Инде ябылганына ике елга якын вакыт узды, һаман да үзгәреш күренми. Нур Баян микрорайонында яшәүчеләргә Степан Разин урамындагы мунчага йөрү бик авыр бит. Проблеманы кышка кадәр хәл итсеннәр иде”, - дип шалтыратты шәһәрнең Академик Королев урамында яшәүче бер райондашыбыз.

Әлеге сорауга җавап алу өчен район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рөстәм ӘХМӘДУЛЛИНга мөрәҗәгать иттек.
 - Гафиятуллин урамындагы җәмәгать мунчасының бинасы шактый искергән иде инде. Шуның өчен без аның эшчәнлеген вакытлыча туктатып торырга мәҗбүр булдык. Бу атнада объектта капиталь төзекләндерү эшләре башланды. Төзекләндерү алты миллионнан күбрәк сумга төшә. Аны Азат Нәбиев җитәкчелегендәге “Домострой” оешмасы хезмәткәрләре башкара.
Мунча эче, юыну, киенү-чишенү заллары тулысынча үзгәртеп корылачак. Идән-түшәм, тәрәзә-ишек, ут, су, канализация системалары алыштырылачак, газ үткәреләчәк, стеналар тигезләнәчәк. Мунчаның тышкы ягын да үзгәрешләр көтә. Шулай ук тротуарларга яңа брусчаткалар җәю дә планлаштырыла. Ремонт эшләре 31 декабрьгә кадәр төгәлләнер дип уйлыйбыз.

фото "Хезмэт даны" архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X