Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Кукмаралылар Гафиатуллин урамындагы мунчаның кайчан эшли башлавы белән кызыксына

Сорауга район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин җавап бирде.

Гафиятуллин урамындагы мунча ябылгач, без, күпкатлы йортта яшәүче өлкәннәр, авыр хәлдә калдык. Гомер буе киез итек-киез комбинатында эшләп лаеклы ялга чыктык, аксак-туксак барып, мунчада рәхәтләнеп юынып кайта идек. Бу безнең үзенә күрә очрашу урыны - клуб иде.  Степан Разин урамындагысына барырга мөмкинчелегебез юк. Әле аннан кайтырга да кирәк бит. Бу мунчага ремонт та кирәк түгел иде, инде кая гына мөрәҗәгать итеп карамадык. Без, пенсионерлар, шул фикергә килдек: мунча ремонтына акча җыю өчен тартма куйсалар,  ай саен әз-әзләп пенсиябездән өлеш чыгарып булышыр идек.

Рима ӘХМӘТОВА, Нәсимә ИБРАҺИМОВА, Гөлсәрия САФИНА

Безнең якта күпкатлы йортлар күп. Ә мунчаның никадәр кирәк булуын  күпфатирлы йортта яшәүчеләр үзләре генә белә. Олырык пенсионерлар мунча ачылмадымы икән, ишетелмәдеме дип, миннән сорыйлар. Ул кайчан эшли башлар икән инде? 
 

Дания ГАЙФЕТДИНОВА 

Сорауга район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин җавап бирде:

Шәһәребезнең Степан Разин микрорайонында яшәүчеләр бу территориядә мунча кирәклеген күтәреп чыкканнан соң, район башлыгы Республика Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте. Нәтиҗәдә  Кукмара халкы өчен яңа мунча төзелде, искесе капиталь ремонтка ябылды. Чөнки аның торышы начар иде: эчке яктан тышланган такталары искергән, юына торган өлеше дә уңайлы түгел. Кыскасы, аны эшләтү Кукмара халкыннан көлү иде: кеше юыну өчен тиешле хакын түләгәч, бәясенә карата хезмәт күрсәтелергә тиеш.  Бу сорау бүгенге көндә дә бик актуаль, әмма пандемия башлану ремонтка аяк чалды. Тиешле программалар эшләп китүгә, ул республика бюджеты хисабына ремонтланачак. 
 

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X