Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Кәбисә елы белән бәйле хорафатларга ни өчен ышанырга ярамый?

Сорауга Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев җавап бирә

Билгеле булганча, якынлашып килүче 2020 ел – Кәбисә елы. Әлеге ел белән бәйле рәвештә халык арасында күптөрле хорафатлар яши. Кемдер Кәбисә елында яңа эш башларга ярамый, өйләнешү исә бәхетсезлеккә китерә, дип саный. Боларга ышаныргамы, юкмы? Дин әһеленнән җавап ишетәсе килә.

А.СӘЛАХ, Кукмара

Сорауга Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт ТИМЕРГАЛИЕВ җавап бирә:

- Февраль ае дүрт елга бер тапкыр 29 көннән килгән елларны Кәбисә елы дип атыйлар. Кәбисә ул – гарәп сүзе, “өстәлгән” дигән мәгънәне аңлата. Әлеге елның дингә, кешенең яшәешенә, шул исәптән никахлар укыту, яңа эш башлауга да бернинди катнашы юк. Кәбисә ул - гадәти ел, анда гадәти ай һәм көннәр. Шуңа күрә кеше, төрле ырымнарга, уйдырмаларга ышанып, үзен-үзе газапламасын иде. Кәбисә елы дип никах укытмау, яисә эшкә урнашмый тору бернинди кысаларга да сыймый. Аллаһы Тәгалә - һәрнәрсәне үзе бар итүче, ризыкландыручы, хәерлесен бирүче. Аннан узып берни эшләп булмый. Барысы да Аллаһы Тәгаләдән икәнен бәндәләр онытмасыннар иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X