Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Сәрдектә “Тормыш матур, тормыш күңелле” дип аталган бәйрәм үткәрелде

Әлеге чарада мөмкинчелеге чикләнгән 80 кеше катнашты

Зур Сәрдек мәдәният йортында җирлегебездә яшәүче мөмкинчелекләре чикләнгән авылдашларыбыз хөрмәтенә “Тормыш матур, тормыш күңелле” дип аталган бәйрәм оештырылды. Бу игелекле чара мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән бай эчтәлекле концерт белән башланып китте. Районның ветераннар советы рәисе Валентин Иванов, район инвалидлар җәмгыяте рәисе Равил Нигъмәтҗанов, җирлекнең ветераннар советы рәисе Шамил Закиров, җирлекнең инвалидлар җәмгыяте рәисе Зиннур Газизов бәйрәмгә килгән тамашачыларга үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр, тормыштан тәм һәм ямь табып яшәргә чакырдылар. Концерттан соң бәйрәмгә килгән авылдашларыбыз өчен лотерея һәм башка кызыклы уеннар, фойеда шахмат-шашка турниры, спонсорлар көче белән хәзерләнгән чәй өстәле, музейга экскурсия оештырылды. Бәйрәмгә килгән һәркем ял итеп, кешеләр белән аралашудан тәм табып, яшәр өчен рухи азык алып таралышты. Әлеге чарада мөмкинчелеге чикләнгән 80 кеше катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев