Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Сәрдек балалар бакчасына мәдәни десант төшкән

Әлеге чара Россиядә театр елы уңаеннан үткәрелде

Шушы көннәрдә Зур Сәрдек авылының “Әкият” балалар бакчасына мәдәни десант төште. Әлеге чара Россиядә театр елы уңаеннан үткәрелде, аның максаты кече яшьтәге балаларда театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү иде. Кечкенәләр төркемендә йөрүче балалар мәдәният хезмәткәрләре башкаруында “Калач” әкиятен тамаша кылдылар.

Аннары нәниләр белән курчаклар ярдәмендә сюжетлы-рольле уеннар оештырылды. Ә зурлар төркеменә йөрүче балалар курчаклар ярдәмендә “Калач” әкиятен үзләре сәхнәләштерделәр. Алар әкияттәге геройларның хис-тойгыларын, халәт-кичерешләрен дөрес тасвирлый белделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев