Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур рейд: полиция кукмаралыларның битлек һәм перчаткалары булуын тикшерә

Җәмәгать урыннарында, шул исәптән урамда йөргәндә битлек булырга тиеш. Әгәр битлек кесәдә яки сумкада икән - бу шулай ук хокук бозу булып санала, диләр полициядә.

Мәҗбүри «перчатка-битлек» режимы 12 майдан кертелде. Шунысы куанычлы кукмаралыларның күбесе урам, кибетләрдә битлек һәм перчаткалардан йөри.

Полиция хезмәткәрләре белән чираттагы рейд вакытында без моңа үзебез дә инандык. Хокук саклау органнары вәкилләренең сүзләренә караганда, мондый тикшерүләр көн саен үткәрелә. 

Урамнар, кибетләр, балалар һәм спорт мәйданчыклары гына түгел, яр буе, урман-парк зоналары да контрольдә тотыла. Сүз уңаеннан, безнең рейд вакытында Сазтамак күле янындагы ярда битлексез балыкчы бар иде.

«Чиртәме?» ,- дип кызыксындылар полицейскийлар, ир-ат янына якынрак килеп.

«Юк», - дип җавап бирде 41 яшьлек балыкчы.

Полиция хезмәткәрләренең нигә битлексез дип соравына, аны урамда һәм җәмәгать урыннарында гына киясе, монда беркем дә юк бит, ә болай мин әлеге режимга аңлап карыйм, диде ул.

«Урамга чыгу белән перчатка, битлек киеп куябыз, кибеттә дистанцияне саклыйбыз. Үзебез генә түгел, башкалар турында да уйларга кирәк. Бүген сәламәтлегеңне саклау һәм тирә-юньдәгеләр турында кайгыртучанлык күрсәтү өчен, җавапсызлык һәм битарафлыкны тыярга кирәк», - диде ул.

Урамда әлеге режимны үтәмәүчеләр дә табылды, яки полиция хезмәткәрләрен күргәндә генә битлек киючеләр дә бар. «Урамда, кибеттә һәм башка җәмәгать урыннарында битлек сумкада яки кесәдә түгел, ә киелгән булырга тиеш», - диләр полицейскийлар.

«Мин ипи алырга кибеткә чыктым. Велосипедта тиз генә барып килермен дип уйладым, ә битлек, перчаткаларым булса да монда мине полиция хезмәткәрләре туктатты», - ди Зур Кукмарада яшәүче 52 яшьлек ир-ат.

Кукмара районы буенча эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев сүзләренә караганда, район халкы таләпләргә җаваплырак карый башлаган.

«Республикада үз-үзеңне изоляцияләү режимы йомшартылды, әмма битлек режимын үтәү мәҗбүри булып тора. Закон бозучыларны административ җаваплылыкка - 1 меңнән алып, 30 мең сумга кадәр штрафка тартачаклар. Әмма бу беренче тапкыр эләгүчеләр өчен. Әмма ул кабатланса, штраф күләме 45 мең сумга кадәр арта. Мондый рейдлар даими үткәреләчәк,  шуңа күрә аңлап карауларын сорыйм. Шәһәр халкының җаваплырак була башлавы куанычлы. Элек тәүлегенә 18әр беркетмә төзелә иде. Бүгенге көндә бу сан берничә тапкыр кимрәк», - диде ул.

Шулай ук полиция начальнигы мобиль төркемнәр билгеле бер квадратларда эшли, дип билгеләп үтте. Карантиндагы затларның яшәү урыннарын тикшерә торган төркем дә бар.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X