Чыгышлардан соң сорауларга җавап бирелде.
Район Советында «Татарстан Республикасы махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе» Кукмара җирле бүлекчәсенең утырышы узды. Анда хәрби хәрәкәт ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, районның иҗтимагый оешма һәм учреждение вәкилләре катнашты.
Утырышта район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Багаманова, Татарстан Республикасы Премьер — министры ярдәмчесе, «Татарстан Республикасы махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, генерал-лейтенант Владимир Майстренко, әлеге ассоциациянең Координация советы әгъзасы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев чыгыш ясады.
Киңәшмә махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә багышланды.
Чыгышлардан соң сорауларга җавап бирелде. Кунаклар шәһәрнең мөселман һәм православ зиратлары территориясендә «Дан Аллеясе»енә чәчәкләр салдылар.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев