2009 елда да Татарстанда шундый аномаль җылы һава торышы күзәтелгән иде.
Татарстанда алдагы атнада һава температурасы климатик нормадан 8-10 градуска югарырак булачак. Явым-төшем көтелми, ә якын көннәрдә температура рекордлары теркәлергә мөмкин, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
13 октябрьдә төнлә температура +5..+10 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава +18..+23 градуска кадәр җылыначак. 14 һәм 15 октябрьдә җылы һава торышы саклана, явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы +5..+12 градус, көндез +17..+24 градус тәшкил итәчәк.
16 октябрьдә төнлә һава температурасы +6..+11 градус тәшкил итсә, көндез +15..+20 градуска кадәр күтәрелә. Синоптикларның якынча фаразы буенча, 17 октябрьдә шулай ук явым-төшем көтелми, ә көндезге температура +15..+20 градуска җитәчәк.
Фото: Йолдыз Гыймадиева/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев