Янил мәктәбе укучылары «Вахитово» ширкәтендә эшләүчеләрне бәйрәм белән котлады
Соңгы яңалыклар

Янил мәктәбе укучылары «Вахитово» ширкәтендә эшләүчеләрне бәйрәм белән котлады

«Вахитово» ширкәте белән Янил урта мәктәбе арасындагы дуслык ул ел саен үткәрелә торган бер генә бәйрәм түгел, ә дистә еллар дәвамында ныгыган, тирән тамырлы хезмәттәшлек.

Бүген җаваплылыгы чикләнгән «Вахитово» ширкәте идарәсендә бәйрәм рухы булып узды. Дөресрәге, биредә эшләүчеләр өчен авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәме дәвам итте. Республикага данлыклы җитәкче Нәфыйк Хөсәеновны һәм идарә хезмәткәрләрен Янил урта мәктәбе укучылар ел саен килеп, әнә шулай бәйрәм белән котлый. 

Укучыларны каршы алган ширкәтнең икътисадчы-оештыручысы Алсу Йосыпова мәктәп белән хуҗалык арасындагы дуслык күпере ныклы булуын билгеләп үтте. 

— «Вахитово» ширкәте белән Янил урта мәктәбе арасындагы дуслык ул ел саен үткәрелә торган бер генә бәйрәм түгел, ә дистә еллар дәвамында ныгыган, тирән тамырлы хезмәттәшлек. Бу — Нәфыйк Хөсәеновның иң максатчан проектларының берсе, чөнки ул авылның киләчәген нәкъ менә бүген мәктәп парталарында утыручы балаларда күрә, — диде ул.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»


Нет комментариев