Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ятмас-Дусай һәм Пычак җирлекләрендә халык җыеннары үтте

Чыгышлардан соң сорауларга җаваплар бирелде

Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Әхмәтшина җитәкчелегендәге төркем Ятмас-Дусай һәм Пычак авыл җирлекләрендә булып кайтты.
Җирлек башлыгы Фирая Гарифуллина сүзләренә караганда, Ятмас-Дусай җирлегенә 4 авыл керә, барлыгы 459 кеше яши. Шуларның 226сы – эш яшендә, 131е -пенсионер. Узган ел 4 бала туган, 7 кеше вафат булган, 2 пар өйләнешкән.

-Мин лаеклы ялда, быел 71 яшь тула. Мондый очрашуларда ел саен катнашырга тырышам. Шулай ук мин концерт-театрларны да калдырмаска тырышам. Халык җыеннарында җирлек тормышы белән танышасың, проблемаларын беләсең, үзең кызыксындырган сорауларга җаваплар аласың, - ди Ятмас-Дусайдан Сурия Хадиева.

Пычак авыл җирлегендә узган халык җыенында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Әхмәтшина, җирлек башлыгы Габделәфт Нафиков, “Әсәнбаш-Агро” оешмасы директоры Рөстәм Мөбарәкшин һәм башкалар катнашты. Чыгышлардан соң сорауларга җаваплар бирелде.

фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk