Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Яшьлегем хатирәсе

Сүзем мәрхүм язучы, журналист Шаһинур Мостафин турында.

“Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер, балык белмәсә, Халикъ - Ходай белер”, диләр халыкта. Сүзем мәрхүм язучы, журналист Шаһинур Мостафин турында. Ул “Хезмәт даны” газетасында эшләгәндә минем хакта язмалар әзерләп, районга гына түгел, ә Татарстанга таныткан иде.
...Кукмарада ремонтта эшләгән вакыт. Кичкә кадәр техника төзәтәбез. Берсендә Шаһинур Мостафин, мине эзләп, мастерскойга килде, минем турында язган мәкаләләр өчен беренче урын бирүләрен әйтеп сөендерде. Ул ике арада элемтәне бер дә өзмәде. Урып-җыю төгәлләнер алдыннан Аш-Буҗи авылына килеп, минем комбайнга утырып, кырларны да әйләнде әле. Соңыннан өйгә кайттык, бездә кунып китте ул. Үзенең китапларын гел бүләк итеп торды, истәлеккә имзалап, әтием кебек күргән Вахит абыйга дип язып, “Идел” журналы да бирде.
Соңгы күрешүебез 2019 елда булды. Җырчы Фән Вәлиәхмәтов, Раил Мусин, Заһид Мәхмүди, Шаһинур Мостафин белән очрашу үткәрелде. Миңа Фән Вәлиәхмәтовның “Яшәүләрем - җыр минем” дигән китабын бүләк иттеләр. Зурлаганнары өчен бик куандым.
Район газетасы белән элемтә турында да язып үтим. 1976 еллар булса кирәк, Сәрдектә техника ремонтында эшләгәндә “Хезмәт даны” газетасы мөхәррире Фәтхуллин белән журналист Нур Шәрифуллин килеп, үзебезнең хезмәт турында язуыбызны сорадылар. Мин ашлык ташучы шоферлар Хәмит Билалов, Сабирҗан Шәрәповлар турында мәкалә әзерләдем. Бераздан язмаларым газета битләрендә дөнья күрде. Баш мөхәррир, телефон аша элемтәгә чыгып, мактады, тагын яз, дип рухландырды. Алты тапкыр редакциядән котлау кәгазе килде. Үземнең язмалар, минем турындагы мәкаләләрне туплап, улым Заһид, вафаты алдыннан җыеп, китап рәвешенә китерде. Аларны кадерләп саклыйм.
Габделвахит ШӘМСЕТДИНОВ, сугыш һәм хезмәт ветераны, Татарстанның атказанган механизаторы, Чишмәбаш

фото: ИА "Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk