Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Янгында ир-ат зыян күргән

Янгын электр җиһазларын кулланган вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәүдән чыккан.

Йорты, мунчасы һәм гаражы юкка чыккан янгында хуҗаның бите пешкән, сулыш юлларына зыян килгән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бүген иртәнге сәгать бишләр тирәсендә 112 бердәм номерына республиканың Алабуга районы Колосовка авылында Үзәк урамда йорт януы турында хәбәр алынган.

 

Урында янгын сүндерүчеләр зур булмаган агач йортны, янкорманы, мунча һәм гаражны ут колачлап алганын күргән.

Янгын сүндерүчеләр утны утыз минут эчендә сүндергән. Янгын нәтиҗәсендә 160 квадрат метр мәйданда йорт, янкорма, мунча һәм гараж тулысынча янып беткән.

44 яшьлек хуҗаның бите һәм сулыш юллары пешкән. Ирне хастаханәгә салганнар.

Башлангыч фаразлар буенча, янгынның сәбәбе булып, электр җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дөрес үтәмәү тора.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk