Синоптиклар Татарстанда якындагы көннәрдә һава торышына фараз бирде.
Ял көннәрендә Татарстанда температура 26 градуска кадәр күтәрелә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган комиссия утырышында республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
Шулай итеп, аның сүзләренчә, 30 июньдә төнлә температура 11 градуска кадәр төшәр дип көтелә. Көндез республикада урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр явачак, һава 21 градуска кадәр җылына.
1 июльдә җил көчәйгәндә урыны белән секундына 16 метрга кадәр җитәчәк.Температура 20 градуска кадәр күтәрелә.
Ял көннәрендә Татарстанда шактый җылы булачак. Шимбә көнне һава - 25, якшәмбе көнне 26 градуска кадәр җылынуы көтелә.
Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев