Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

“Хезмәт даны” редакциясенең баш хисапчысы Валентина Мамаева: Хисапчы һөнәрен сайлаганыма бер тапкыр да үкенмәдем

Хезмәттәшебезнең “ТАТМЕДИА” җәмгыятенә эшкә килгәненә дә байтак еллар. Иң элек ул “Кукмара авазы” радиосына урнаша, аннары редакциягә күчә.

Иртән без килгәндә эштә була, коллектив кайтып киткәндә, ул тагын үзенең компьютеры артында утырып кала. Кайчан өенә кайтырга, йорт-кура тирәсендәге эшләрне, гаилә мәшәкатьләрен көйләргә җитешә, диген?! 
Сүзем “Хезмәт даны” редакциясенең баш хисапчысы Валентина Мамаева турында. Шулхәтле бөртекле, төгәл, үз эшен һәрвакыт җиренә җиткереп башкара торган тырыш белгеч ул безнең. 

Валентина Федоровна Үрәсбаш авылында тугыз балалы гаиләдә сигезенчесе булып дөньяга килә. Кыз мәктәп елларыннан математика фәнен үз итә. Моңа мәхәббәтне беренче укытучысы Прасковья Архипова тәрбияләгәндер дип уйлый. Ул бик төгәл, таләпчән мөгаллимә була. Ә урта сыйныфларда математика фәненнән Миннегөл Андреева, Илсөяр Сергеевалар белем бирә. Авылдагы унъеллык мәктәпне тәмамлап, яшь-җилкенчәк кыз Кукмарага эшкә килә. Хезмәт юлын көнкүреш комбинатында кабул итүче буларак башлап җибәрә. Әлеге эш урыны, андагы кешеләр аңа гомерлек һөнәрен сайларга юл күрсәтә дә инде.

Көнкүреш комбинатында берничә ай эшләгәч, аның тырышлыгын күреп, оешманың бухгалтериясенә чакыралар. Ул вакытта биредә баш хисапчы булып торган Рәсимә Солтанова кызны алга таба үсәргә, белем алырга этәрә. Шуннан соң Валентина Федоровна, Башкортостанның Стәрлетамак технология техникумына укырга кереп, хисапчы һөнәрен үзләштерә.

– Рәсимә апа безгә әниебез шикелле иде, бөтенебезне бер йодрыкка туплап, бердәм булырга өйрәтте, хисапчы һөнәренең бөтен нечкәлекләренә төшендерде, киңәш-тәҗрибәсе белән уртаклашты. Гомер юлымда кайда гына эшләргә туры килсә дә, көнкүреш комбинаты коллективын һәрвакыт сагынып, яраткан Рәсимә апаны рәхмәт сүзләре белән искә алам. Ул бүгенге көндә мәрхүмә инде, әмма аның кылган яхшылыклары бервакытта да онытылмый, киңәшләре гомер буе маяк булып бара. Шулай ук бертуган апам Зоя Ярмакова, туган апам Гөлфия Ивановаларның да хисапчы булып эшләве хезмәтемдә зур терәк булды, – диде ул, беренче остазларын искә алып. 

Валентина Федоровна әлеге оешмада сигез ел хезмәт куя. Әмма аннан киткәч тә, ул беренче үзләштергән һөнәренә гомере буе тугры калып, саннар дөньясында “йөзә”. Заман белән бергә үзгәрергә: кәгазьдән компьютерларга күчәргә туры килә. Күз алдыгызга гына китерегез: нинди бөртекле хезмәт бит.  Бүгенге көндә Валя апаның хезмәт стажы 41 елга җыела. “Аллага шөкер, шушы вакыт аралыгында бер тапкыр да эшемне калдырып йөрергә, дәваханәләрдә ятарга туры килмәде”, – дип сөенә ул.  

Хезмәттәшебезнең “ТАТМЕДИА” җәмгыятенә эшкә килгәненә дә байтак еллар. Иң элек ул “Кукмара авазы” радиосына урнаша, аннары редакциягә күчә. 

– Хисапчы һөнәрен сайлаганыма бер тапкыр да үкенмәдем. Әмма бу – бетмәс-төкәнмәс хезмәт. Чөнки хисап эшен бүген төгәлләдем дип нокта куеп булмый, ул иртәгә, аннан соң да дәвам итә. Үзебез хезмәт хакларын да исәплибез, хисап та ясыйбыз, икътисадчы, кадрлар бүлеге эшләрен дә башкарабыз. “ТАТМЕДИА” коллективы, андагы җитәкчеләр, күрше Арча, Әтнә, Балтач, Саба, Апас районнарындагы хезмәттәшләр белән бик дус-тату, киңәшләшеп эшлибез. Бу бердәмлек алга таба да дәвам итсен, – диде ул. 

Валя апа кирәк чакта кырыс, усал да, шул ук вакытта олы йөрәкле, ярдәмчел дә. Хезмәт, эш дип җан атып торуына карамастан, аның өчен якыннары, туганнары һәрвакыт беренче урында, аларны кайгыртып, бер йодрыкка туплап яши ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев