«Хезмет даны» газетасының баш мөхәррире Эльвира Миннәхмәтова журналистларны, матбугат ветераннарын һәм газета укучыларны бәйрәм белән котлады
19 майда Татарстанда Матбугат көне билгеләп үтелә.
Кадерле хезмәттәшләр, хөрмәтле матбугат ветераннары, хәбәрчеләребез!
Сезнең барыгызны да чын күңелдән Матбугат көне белән тәбрик итәм! Бу бәйрәм безнең сүзгә тугры булуыбызның, вакыйгаларны яктырту һәм җәмәгатьчелек фикерен формалаштырырга омтылуның символы булып тора.
Кадерле ветераннарыбыз! Сезнең редакциядә эшләгән елларыгыз — бәһасез тәҗрибә, зирәклек һәм шулай ук безнең барыбыз өчен дә үрнәк. Вакытлы матбугат үсешенә керткән өлешегез, үз һөнәрегезгә тугры калганыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт!
Без кискен үзгәрешләр һәм мәгълүмати технологияләр үсеш алган чорда яшибез. Нәкъ менә безгә — журналистларга һәм нәшер итүчеләргә зур җаваплылык — объектив, гадел, бары тик тикшерелгән һәм дөрес мәгълүматны гына җиткерү бурычы йөкләнә.
Мин үзебезнең команда белән горурланам: хезмәткәрләрнең һәммәсе — талантлы, креатив һәм үз эшләренең осталары. Һәркем вакытлы матбугат үсешенә, аның абруен күтәрү һәм уңышларга ирешүдә бәяләп бетергесез өлеш кертә.
Бәйрәм көнендә һәркемгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы, үткен каләм, кызыклы темалар һәм рәхмәтле укучылар телим! Язмаларның һәрберсе кешеләрнең йөрәкләренә үтеп кереп, җәмгыятьтә уңай үзгәрешләр булдыруга ярдәм итсен. Ветераннарга исә исән-сау булып, якыннарының күңел җылысын һәм игътибарын тоеп яшәргә язсын!
Эльвира МИННӘХМӘТОВА,
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте филиалы җитәкчесе — баш мөхәррир
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев