Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

WhatsApp кулланучыларны бөтенләйгә блокировкалый башлады

Төркемне һәм анда катнашучыларны блокировкалауга сәбәп булмасын өчен нишләргә?

WhatsApp мессенджеры администрациясе шикле исемле төркемнәрдә торучы кулланучыларны бөтенләйгә блокировкалый башлады. Бу хакта Gizchina басмасына сылтама белән «Российская газета» яза.

Администрациянең мондый төркемнәрне ни рәвешле табуы һәм теге яки бу исемне нигездә шикле дип санавы билгеле түгел. Блокировкаланган юзерлар техник ярдәмдә кагыйдәләрне бозу аркасында блокировкалануы турында стандарт җавап алалар. Шул ук вакытта аккаунтны яңадан эшләтеп булмый икән.

Мөгаен, популяр төркемнәрдә катнашучыларны исемнәрен «шикле» яки «законсыз» дип саналырга мөмкин булганнарга алыштырган очракта, күпләп ябарга мөмкиннәр. Әйтик, Reddit сайтыннан файдаланучыларның берсе сүзләренә караганда, университеттагы WhatsApp-төркеме исемен алмаштырганнан соң, анда катнашучыларның берсенең «кайбер законсыз»лыклары аркасында барысы да блокировкага эләккән.

Төркемне һәм анда катнашучыларны блокировкалауга сәбәп булмасын өчен, басма аңа провокацион исем бирергә киңәш итми. Администраторларга исә төркемдә катнашучыларны аның исемен үзгәртү мөмкинлегеннән мәхрүм итәргә кирәк, дип киңәш итә басма.

 

Татар-информ

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk