Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Видео: Татарстанда терактлар сериясе әзерләгән «Ислам дәүләте»* оешмасы әгъзалары тоткарланган

Тентү вакытында алардан утлы корал, сугыш кирәк-яраклары, экстремистик әдәбият һәм «Ислам дәүләте»* атрибутикасын алганнар.


Татарстанда Федераль куркынычсызлык хезмәте вәкилләре Россия территориясендә терактлар сериясе әзерләгән «Ислам дәүләте»* оешмасы әгъзаларын тоткарлаган. Бу хакта РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр үзәгеннән хәбәр иттеләр.

«Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте, Эчке эшләр министрлыгы һәм РФ милли гвардиясе гаскәрләре Федераль хезмәте бүлекчәләре белән берлектә Татарстанда үткәргән махсус операция кысаларында, конспирацияләнгән террорчылык оешмасы эшчәнлегенә чик куйды», - диелә ведомство сайтында.

Боевиклар Россия территориясендә терактлар үткәрергә, шуннан соң Сириядәге террорчылык төркемнәренә кушылырга ниятләгән. Моның өчен төркем әгъзалары радикаль яшьләр арасыннан үзләренә тарафдарлар яллаган, корал һәм шартлаткычлар сатып алган.

Операция кысаларында төркемнең 6 әгъзасы һәм алар йогынтысына эләккән 11 кеше тоткарланган. 18 адрес буенча тентү үткәрелгән, шуның нәтиҗәсендә утлы корал, сугыш кирәк-яраклары, экстремистик әдәбият һәм «Ислам дәүләте»* атрибутикасы конфискацияләнгән.

Боевиклар төркеме лидеры - «Ислам дәүләте»н* пропагандалаган өчен моңарчы хөкемгә тартылган Чаллы кешесе.

Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте Татарстанда «Ислам дәүләте»* террорчылык оешмасы әгъзаларын тоткарлаган вакытта төшерелгән видео тәкъдим итте.

*«Ислам дәүләте» – Россиядә тыелган террорчылык оешмасы. 

Татар-информ

фото: скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев