Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Вәгъдәбез үтәлде

Мәкалә уңаеннан Казанда яшәүче Роза Шәймәрданова шалтыратып, һәйкәл куелуга карата ачыклык кертте.

Сайтка “Бирде дөнья кирәкне, еламаска өйрәтте” дигән язма куелган иде. Анда Ядегәрдән Сания апа Хәсәнова Бөек Ватан сугышы елларындагы авырлыклар, әтисенең һәм абыйсының Суслонгер лагерьларында газап чигүләре турында сөйли, шунда һәлак булган солдатлар истәлегенә һәйкәл куелуы өчен район җитәкчелегенә рәхмәт белдерә.

Бу мәкалә уңаеннан Казанда яшәүче Роза Шәймәрданова шалтыратып, һәйкәл куелуга карата ачыклык кертте.

- Суслонгерда һәлак булган якташларыбыз истәлегенә һәйкәл быелның 10 маенда куелды. Ул чыгышлары буенча Кукмарадан булган Шәймәрдановлар, Сәлимгәрәевлар, Мөхетдиновлар, Гариповлар, Вәлиевлар, Казаннан Өметбаевлар, Азнакайдан Шаматовлар, Мари Элдан Васильевлар, Башкортостаннан Шакировлар һәм тагын берничә гаилә дусларыбызның ярдәме белән эшләнде. Шушы изге эшкә өлеш кертүләре өчен барчасына олы ихтирамыбызны белдерәбез, - диде ул.

Һәйкәл урнаштырылганнан соң, Роза ханым үзенең Инстаграмдагы сәхифәсенә түбәндәгеләрне дә язып куйган (тәрҗемәдә бирелә): “Суслонгер. Әлеге куркыныч җир турында бер ел элек кенә ишеттем. Ул Казаннан 120 чакрым ераклыкта - Мари Эл республикасының Суслонгер поселогыннан 10 чакрым арада, куе урман эчендә урнашкан.Бөек Ватан сугышы елларында биредә солдатлар өчен уку лагеры оештырылган булган. Аларны якын-тирә республикалардан сугышка әзерләү өчен җыйганнар. Ләкин лагерь начальнигы җитәкчелегендә солдатлар өчен түзеп булмаслык шартлар тудырылган. Яшь ирләр, дошман белән сугышасы урынга ачлыктан, салкыннан, авырулардан кырылганнар. Буйсынырга теләмәүчеләрне атып үтергәннәр. Лагерьда меңләгән ир-егет һәлак була. Шул исәптән, Татарстаннан да 300-400 кеше. Безнең гаиләбездән иремнең бабасының гомере дә биредә өзелә. Бу – илебез тарихының котчыккыч сәхифәләре. Моны без, бездән соң киләчәк буын белергә тиеш. 2018 елның июлендә без ирем белән киләсе елга Суслонгерда Кукмара халкы исеменнән һәйкәл куелачагы турында вәгъдә биргән идек. Һәм менә без - биредә. Үзебезнең вәгъдәбезне үти алдык. Әлбәттә, моңа дусларыбызның ярдәме белән ирешелде. Бу проектта күп кеше катнашты. Алар – Кукмарадан һәм Татарстанның башка районнарыннан, шулай ук Мари Эл, Башкортостаннан. Без аларга матди, техник һәм рухи ярдәмнәре өчен бик рәхмәтле. Бүген барыбыз бергә һәлак булучыларны искә алдык. Аларга: “Күгебезнең аяз булуы өчен рәхмәт. Барысы өчен дә безне кичерегез”, - дидек.”

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk