Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Бирде дөнья кирәкне, еламаска өйрәтте

    Хәтер йөртә адәм баласын, диләр. Бу, чыннан да шулайдыр. Әнә Ядегәр авылыннан Сания апа Хәсәнова да Суслонгерга хәтле барып, якыннары җәфа чиккән сукмакларны барлап кайткан. Әлеге сәфәре турында ул безнең белән дә уртаклашты, алай гына түгел, яланаяклы балачагында күргәннәре, катлаулы язмышы турында да бәян итте.

     

    Сания апа Ядегәр авылында җиде балалы ишле гаиләдә дөньяга килә, әмма бертуганнары озын гомерле булмый, берсе артыннан берсе дөнья куя. Авыр колхозлашу еллары бит, мескен аналарның балаларын карарга, кайгыртырга вакытлары да калмаган, таң яралганнан эшкә китеп, кояш баегач кына өйләренә әйләнеп кайтканнар. Шулай да ядегәрлеләргә башка авылларга караганда уңайрак иде, дип искә ала әңгәмәдәшем. Чөнки монда “Кызыл бүрекче” артеле эшләгән, аның балалар  бакчасы булган.

    - Минем иң олы абыем Миннәхмәт тә әлеге балалар бакчасына йөргән. Әмма әти-әниләр эштә булу сәбәпле, аны барып алучы булмаган. Салкын көннәрнең берсендә кечкенә сабый бакчадан үзе генә кайтып, өйгә керә алмыйча, баскыч төбендә туңып торган һәм, үпкәсенә салкын тидереп, якты дөньядан китеп барган. Икенче абыем Әгъләмҗан бик гәүдәле, ашауга нык булган. Ул исән-сау үсеп буйга җитте, - дип, хәтер йомгагын сүтә Сания апа. – Абыйдан соң дөньяга килгән Рәхимә апам да беренчебез шикелле үк язмышка дучар була. Аннан соң мин туганмын. Бишенчебез Корбангали исемле иде. Ул йөгереп йөргән җирдән самавырга пешеп мәрхүм булды. Аны сагынып елаганнарым әле дә күңелемдә авыр хатирә булып саклана. Әхтәмҗан исемле энемне әниләр эштә вакытта мин карый идем. Шулай берсендә аны урамда күтәреп йөрим, яныбызга бер хатын-кыз килде: “Һай, кем исемле сабый бу? Минем улым да Әхтәмҗан атлы иде, үлде шул”, - дип, елый-елый, энемне бик каты яратты. Мин баланы өйгә алып кергәндә ул үзен-үзе белештермичә көйсезләнә, елый башлаган иде инде. Әниләр эштән соң гына кайттылар, әмма алар да баланы тынычландыра алмадылар.  Ә иртә таңга сабый үлгән иде. Аңа күз тигән, күрәсең, тик ул вакытта аны өшкертергә кирәк, дип уйлаган кеше булмады. Бу вакыйга да гомерлеккә йөрәктә уелып калды. Аннан соң дөньяга килгән ир туганым Габделхак исемле иде. Бервакыт бу сәкегә баскан да, бөкерәеп, ике аяк арасыннан карап тора. Әни моңа: “И балам, нинди юлга карап торасың аннан?” – ди. Соңыннан гына белдек: бу юл төрмәгә булган.

    Әңгәмәдәшем әкрен генә гомер йомгагын сүтә дә сүтә. Ә мин ничә баласын югалткан мескен ананың күргән газапларына, түзгән йөрәгенә шаккатып тыңлап утырам. Нинди кырыс язмышка дучар булган бит, тик шулай да сынмаган, сыгылмаган.

    - Сугыш башланды. Бер көндә авылдан кырыктан артык кешене яу кырына алып киттеләр, - дип дәвам итә Сания апа. - 1941 елның июль аенда минем әтигә дә повестка килде. Аларның, ат арбасына утырып, таш юлдан шалтор-шолтыр китеп барганнары колакта яңгырап калды. Урамыбызга ташны миңа дүрт яшь вакытында түшәгәннәр иде. Тагын шунысы хәтердә: ашлыклар каерылып уңды ул елны, андый игеннәрне башка күргәнем булмады. Авылда бөтен тормыш хатын-кыз, бала-чага, карт-коры кулына калды. Әниләргә көнгә егерме биш сутый җир урасы иде, аны көн азагында килеп үлчиләр, бер генә башак төшеп калган булса да, хезмәтләрен язмыйлар иде. Әниләр кайда эшләде - без шул тирәдә уйнадык, алар яшереп калдырган бөртекләр белән тамак ялгыйбыз да, сөенеп, тузаннар туздырып кайтып китәбез.

    Сания апаның әтисе Хәсәнне иң элек Суслонгерга өйрәнүләр узарга җибәрәләр. Аннан соң,  колакка катырак булу сәбәпле, хезмәт итәргә Кизнерга кайтаралар. 1945 елның 15 маена кадәр ул хезмәтен шунда дәвам итә.

    - Әгъләмҗан абый 12-13 яшьлек чагыннан ук колхозда эшли башлады. Ул Чумар кушаматлы ат белән җир сукалый иде. Бервакыт абый төш турысында атын ашатты да, кич кайткач кирәк булыр дип, калган ашлыкны әнигә биреп, кырга чыгып китте. Менә шул бер килограмм җиде йөз грамм ашлык әнине төрмәгә җиткерде. Бер атнадан кечкенә энемне күтәргән әнине коры арбага утыртып алып та киттеләр. Анда безнең авылдан Әминә исемле хатын белән кызы Мәдинә дә булган. Әниләрне эшләткәннәр, балаларын карарга вакытлары да калмаган. Энем дә, бу кызчык та шунда харап булдылар, - диде ветеран. – Безнең абый белән күрмәгәннәр калмады: кияргә кием, ашарга ризык юк иде. Әти безнең өчен борчылып, өйдәге хәлләрне аңлатып, Сталинга хат язган, һәм ике елдан әнине кайтардылар. Аны танырлык түгел иде. Күршеләрдән бер чиләк бәрәңге алып кайтып пешердек, әни шуны изеп, мичкә тыкты. Абый шул вакытта мич авызын ачып карады да: “И-и-и, менә ничек күңелле бит син кайткач, әни!” - диде. Без шулай итеп, сөенә-сөенә, бергә утырып чәй эчтек. Урын-җир таралып беткән иде, коры сәкегә өчәү тезелеп йокларга яттык. Мин шул чакта кечкенә генә акбурым белән өй стенасына “әни, әни, әни” дип язып куйдым. Абыем стенага язарга ярамый, әнә әнине кочаклап кына ят, диде. Бәхетле мизгелләр иде бу.

    Реклама

    Әйе, күршеләрендә кунып, ачлык-ялангычлыктан иза чиккән балаларның сөенечен әйтеп-аңлатып бирерлек булмый. Әмма бу бәхетле мизгелләр генә озакка бармый. 1943 елның 13 ноябрендә Әгъләмҗан абыйсына да повестка килеп төшә. 18 яше дә тулмаган туганын, авылларыннан уналты малай белән бергә сугышка алып китәләр. Берни белмәгән, дөнья күрмәгән яшүсмерләрне эшкә өйрәтү өчен, Суслонгерга җибәрәләр. Ачлыктан интеккән Әгъләмҗан әнисенә: “Бәрәңге булса да алып килә алмыйсыңмы?” - дип хатлар яза торган була.

    - Монда бернинди дә өйрәтүләр булмаган, аларга урман кистереп, шул кискән агачларны обедка кадәр бер якка, аннан соң икенче якка ташытканнар. Килгән ризыкны да ашатмыйча, солдатларга чокыр казытып, шунда күмдерә торган булганнар, - ди ветеран, тамак төбенә утырган төерне йотып. - Абыем мең газапка дучар булып, көч-хәл белән моннан сугышка чыгып китә. Мәскәүгә кадәр барып җитеп, 1944 елда геройларча вафат була.
    Сания апа үзе дә үлем белән күзгә күз очраша. Явыз фашистларның кулы авылга да үрелә.

    - Минем бишенче сыйныфларда укыган чак иде. Авылдашыбыз Әлтәф абый сугыштан кайтты, үзе белән тоз да алып кайткан, юк чагы бит. Без, Нурсына, Мансурлар, йомыш төшеп, аларга кердек. Ашап утырган вакытлары иде, безне дә өстәл артына дәштеләр. Нурсына бер кечкенә генә чәй тәлинкәсе хәтле аш капкандыр, шул аны якты дөньядан алып китте. Мансур да вафат булды. Мин дә авырттым, фельдшер мәҗбүри катык, сөт, су эчерде, косарга кушты, әмма тамактан берни дә чыкмады. Инде соңгы чиккә җитеп, әнине кочаклап алдым да, мин үләм, дидем. Шулчак әни бишмәте астыннан озын, калын чәч толымын тартып чыгарды да тамагыма кертте һәм мин укшып җибәрдем. Әминә апа, Әлтәф абыйлар да үлгәндә калдылар. Әлеге тоз немецларның тагын бер тозагы – агу булган. Аны чыныннан һич кенә дә аерырлык түгел, “соль” дип язган, пешекче сурәте төшерелгән кәгазь тартмага салынган.

    Бу вакыйгалар-дан соң күпме гомерләр үтсә дә, алар Сания апаның йөрәк түрендә саклана. Көн саен туганнарын дога белән искә ала ул. Быел Суслонгерга барыр алдыннан абыйсын төшендә күрә: “Синең яныңа барсам, исән-сау әйләнеп кайта алырмынмы”, - дип сорый ул аннан. “Кил”, - дип чакыра аны туганы.  Абыемның якты, нурлы йөзе, бүрегендәге йолдызы әле дә күз алдымда тора, диде ветеран.

    - Бу саваплы гамәлне башкарырга миңа күршеләрем Ясирә, Расим Садыйковлар ярдәм итте. Ә сәфәрне Арча-Әтнә хәрби комиссары Алмаз Борһанов оештырган иде. Суслонгерга “Хәрби Дан клубы” ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов та килде. Ул тарих белгече буларак, монда булган вакыйгаларны сөйләде. Башкалар да үзләре белән бәйле хатирәләрне яңарттылар: әтиләрен, абыйларын, якыннарын күз яшьләре белән искә алдылар. Искиткеч дулкынландыргыч, җылы очрашу булды ул. Хәтта һава торышы да сорап алган кебек матур иде, - диде Сания апа. – Суслонгер урманнарында бөтен җир казылып беткән, киң-киң траншеялар ясалган. Мескен солдатлар күпме тир түккәннәр бит! Анда урманнар да безнекенә охшамаган: абага, зелпеләрне күрмәссең, әйләнә-тирәне ландыш чәчәкләре һәм мүк җиләге каплаган. Хәтеремдә: әти дә өйдән киеп киткән киемнәрен җибәргәч, алардан мүк җиләге исе килгән иде.

    Урман буенча унбер чакрым барганнан соң, бик тирән, чиста сулы зәңгәр күлгә килеп җитәләр алар. Шунысына күңелем төште:  кеше монда килеп ял итә, кәеф-сафа кора икән, кызганыч, яшьләр тарихны белми, дип борчылуын белдерде ветеран. Бу көнне биредә корбан чалалар, солдатлар рухына дога кылалар. Анда һәр район солдатлар истәлегенә мемориаль такта урнаштырган. Ә Кукмараныкы һәйкәл итеп эшләнгән, бик матур, диде. Шуның өчен Сания апа район җитәкчелегенә бик күп рәхмәт сүзләрен ирештерде.

    Әңгәмәдәшемне көннәр буе рәхәтләнеп тыңларга була: хәтере яхшы, җөмләләре төзек, искиткеч йомшак, матур тавышлы. Минем күргәннәремне язар өчен, көннәр генә җитмәс, дип шаярта ул. Тик шулай да әтисе турында аерым өстәргә кушты.

    - Әтием Хәсән Галимов гаиләдә бердәнбер бала була. Ул бик оста куллы иде, бар эшне җиренә җиткереп башкарды. Өемдә әле дә әти чыгарган мич саклана, аңа хәзер 55 ел. Аның хәтта бер кырые да кителмәгән, шулай ук төз, горур. Коръән ашлары үткәргән вакытта әле дә шунда бәлеш пешерәм, - диде ул. – Әти хуҗалыкка таштан мал тораклары, авылга күперләр төзеде. Ул авырый башлагач, мине авыл уртасындагы зур, таш күпер янына алып барып, үзенең хезмәтен күрсәтте. “Менә, кызым, мин әлеге күперне эшләгәндә 29 яшьтә идем, монда бер бөртек цемент та кермәде, фәкать таштан төзелде”, - диде. Күпме гомерләр үткән, ә күпер әле дә  халыкка игелекле хезмәт итә.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: