Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Вахитлеләр танылган язучы Йолдыз Җамалетдинова-Шәрәпова белән очраштылар

Тере язучыны күрү балаларыбыз өчен дә, өлкәннәр өчен дә зур бүләк булды

Ераклардан балкып күренеп, үзенә тартып торучы Вахит авылы мәдәният йортында китапханәчесе Ландыш Зөлфәр кызы Рахимуллина шагыйрә, танылган язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, А.Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, Йолдыз Җамалетдинова-Шәрәпова белән искиткеч, күңелле очрашу кичәсе оештырды. Тере язучыны күрү балаларыбыз өчен дә, өлкәннәр өчен дә зур бүләк булды. Чөнки Йолдыз Шәрәпова күңеле белән, фикер йөртүе белән чын балалар шагыйре, аның иҗаты тулысынча балаларга багышланган.

1994 елда аның «Антенналы бәрәңге» дигән беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә һәм китап укучылар арасында үткәрелгән «1994 ел китабы» конкурсында икенче урынны яулый. 2002 елда республика журналистларының «Бәллүр каләм» бүләгенә, ә 2004 елда балалар әдәбиятындагы хезмәтләре һәм «Колаклы коймаклар» китабы өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге бүләгенә лаек була.

Карап торышка эчкерсез, гади татар хатыны, биш бала әнисе, үзенең иҗаты турында сөйләгәндә балалар гына түгел, ә бәлки өлкәннәр дә аны зур кызыксыну белән тыңлаганнардыр. Йолдыз Шәрәпованың һәрбер шигыре тәрбияви яктан да бик уңышлы язылган. Чөнки, шагыйрәнең үзе сөйләве буенча, ул үзенен балаларына да тәрбияне шигъри телдә сеңдерә. Менә шулай, балаларга сиздерми генә, аларны тәрбияли, сабыйлар күңеленә әхлаклылык, битараф булмау, шәфкатьлелек орлыклары сала. Бүгенге кичәдә балалар шагыйрәнең күп кенә шигырьләрен яттан сөйләделәр. Аның һәр шигыре балалар дөньясын бар нечкәлеге, үзенчәлеге белән тоеп, үз күңеле аша уздырып, йөгерек тел белән язылган. Аларда юмор да, гыйбрәт тә бергә үрелеп бара.

Балалар дөньясын чын йөрәге белән аңлаган шагыйрә генә мондый шигырьләр иҗат итә ала торгандыр. Кичә барышында мәдәният йорты каршында эшләп килүче укучыларның “Наз” бию төркеме башкарган биюләр тамашачылар күңеленә хуш килде. Балалар шагыйрәнең шигырьләрен сөйләгәндә өлкән яшьтәге тамашачылар еракта калган балачакларын сагынып утырганнардыр. Йолдыз Шәрәпова әйтүенчә: “Китапларны күп укыган балалар гына киләчәктә үзләре дә шигырьләр, хикәяләр язарга сәләтле булалар”,- диде.

Йолдыз апа гади шагыйрә генә түгел, оста психолог та минемчә. Шигырьләрен өлешчә генә сөйли дә иң кызык урынында туктап: “Ә калганын минем китабымнан укырсыз”,- дип шигырьнең кайсы китаптан икәнен әйтә. Ә шигырьләрен чынлап та укыйсы килә. Әниләрен Йолдыз Шәрәпованың имзасы белән, матур, кызыклы китаплар алдыру бәхетенә дә иреште кайбер балалар. Кичә балаларыбыз күңелендә әле озак сакланыр...

Рушания ИЗМАЙЛОВА, Кукмара үзәк китапханәсе методисты

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев