Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Узган тәүлектә Татарстанда тагын 112 кеше коронавирус йоктырган

Пандемия башланганнан бирле республикада 44,3 меңгә якын кеше вирус йоктырган, 37,6 меңе чирдән савыккан.

Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда тагын 112 кеше коронавирус йоктырган. Алты кеше чирне чит төбәктә йоктырып кайткан, калган очракларда вирус башка авырулардан ияргән, дип яза «Татар-информ» МА.

«35 кеше хастаханәгә салынды, 77 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Коронавирустан зыян күрүчеләрнең яртысыннан артыгы Казанда — 62 кеше. Чаллыда 14 кеше авырый. Ә районнар арасында иң күп авыручылар Әгерҗе (5) һәм Минзәлә (4) районнарында.

Пандемия башланганнан бирле республикада 44,3 меңгә якын кеше коронавирус йоктырган, 37,6 меңе чирдән савыккан.

фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk