Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Туембаш авылы янындагы сулыкта кабат фаҗига: 1981 елгы ир кеше суга баткан

Бәхетсезлек очрагы 22 июльдә, кич белән Туембаш авылы янындагы күлдә килеп чыга.

1981 елгы ир кеше анда гаиләсе белән ял итәргә килгән була. Бу турыда безгә Кукмара районының 117нче янгын-коткару частеннән хәбәр иттеләр.
Шахитләрнең сүзләренә караганда, әлеге ир су коенган вакытта күл уртасындарак бата.
“Кичә, 22 июльдә, сәгать 19.21дә Кукмара районының бердәм дежур-диспетчер хезмәтенә Глонасс-112 системасы буенча ир кешенең суга чумуы һәм аннан чыкмавы турныда хәбәр алынды. Тикшерү эшләре кичке сәгать 22.00гә кадәр барды, караңгы төшкәч кенә туктатылды. Ир кешенең гәүдәсен бүген водолазлар ярдан 10 метр читтә, 2-3 метр тирәнлектән табып, яр буена алып чыктылар”, - дип сөйләде янгынга каршы дәүләт хезмәтенең Кукмарадагы 117нче янгын сүндерү-коткару часте начальнигы вазыйфаларын башкаручы Газинур Хаев.


Әлеге сулыкның су коену һәм ял иү өчен булмавын да билгеләп үтәргә кирәк. “Су коену тыела!” дигән күрсәткеч язу да куелган. Әлеге җирлектә бу - иминлек чараларын күрмәү нәтиҗәсендә килеп чыккан икенче фаҗига.

Фото: янгын-коткару частеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk