Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Тәртип» радиосы аерым ешлыкка ия булды

Радионың эшли башлавы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырылды.

Казанда 93.1 FM дулкынында «Тәртип» радиосы эшли башлады. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына радионың оештыручысы — «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сөйләде.

Шамил Садыйков сүзләренә караганда, «Тәртип» халык радиосы 14 августтан Казанда 93.1 FM дулкынында, Чаллыда 28 августта 90.2 FM дулкынында эшли башлый. Радионың эшли башлавы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырылды.

«Тәртип» радиосы тапшырулары моңа кадәр «Болгар» радиосында чыга иде. «Аерым ешлыкка кире кайту Президент белән очрашканнан соң мөмкин булды», - ди «Тәртип»нең баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.

«Чын күңелдән, бөтен халык исеменнән Рөстәм Нургалиевичка рәхмәт әйтәсем килә. Кешелекле булганы һәм, шушы эшнең кирәк икәнен аңлап, барыбер бер хәерле нәтиҗәсен чыгарып, халыкка яңадан бүләк итеп, „Тәртип“ не кайтарганы өчен», — диде радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.

2008 елда беренче тапкыр эфирга чыккан «Тәртип» 2 генә ай эшли. 2014 елда аерым эфир ешлыгында эшли башлый. 2 елдан соң ешлыгын югалта. «Болгар» радиосында башта тәүлегенә 3, аннары 6 сәгать «Тәртип» тапшырулары буларак чыга.

Ризәлә Исмәгыйлева сыендырып, сакланып калу мөмкинлеге биргән өчен „Болгар“ радиосына һәм „Яңа гасыр“ телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминовка зур «рәхмәтен җиткерә.

«Миңа бу радио бик ошый, мин аңа бик теләп ярдәм иттем, аны халык та бик ярата. Беренчедән, анда татар моңы, икенчедән — милләт һәм дин. Аны кеше бик көтеп алды. Без, форматлары төрле булса да, „Тәртип“ радиосын „Болгар“ радиосында саклап калдык. „Тәртип“ радиосына аерым ешлык алу өчен күп эш эшләнде, без моңа ирештек. Чөнки „Тәртип“ халыкка кирәк», — диде «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов.

«Тәртип» радиосы редакциясе «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бинасында — Декабристлар урамы, 2 йортта урнашачак. Хәзер радиога коллектив туплау бара. Радионың баш мөхәррире әйтүенчә, үзенең кыйбласын саклап калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk