Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Төркәш авылында яшәүче Гөлмәдинә Җәлилова 95 яшьлек юбилеен каршы алды

Юбилярга Россия Президентының котлау открыткасы, район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырылды.

Төркәш авылында яшәүче Гөлмәдинә Җәлилова 95 яшьлек юбилеен каршы алды. Аны район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, Нырты авыл җирлеге башлыгы Таһир Котдусов котлады. Кунаклар юбилярга Россия Президентының котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырдылар.

Юбиляр озын, катлаулы тормыш юлы үтә, ил тормышындагы күп вакыйгаларны күрә. Гөлмәдинә апа сугышка кадәрге авыр елларда дөньяга килә. Гаиләдә 4 бала була. Әтисе иртә үлә. Балаларга кечкенәдән эшкә өйрәнергә туры килә.

Сугыш башланганда кызга 13 яшь була. Абыйсын фронтка алалар, ул аннан яраланып кайта. «Ул чордагы күп кешеләрнең балачагы булмады да, сугыш вакытсыз өлкәнәергә мәҗбүр итте», - дип искә ала ветеран. Ул төрле эшләрдә, дуңгыз фермасында хезмәт куя.

Мәҗит исемле ир-атка кияүгә чыгып, өч балага гомер бирәләр. Кызганычка каршы, ире бик иртә вафат була.

«Ул 37 яшендә үлде, балаларны берүзем күтәрдем. Мин аның урынына әти һәм әни урынына булырга тырыштым. Алар игелекле, аңлаучан булып үстеләр. Хәзер оныкларыма сөенәм. Балалар еш киләләр, ярдәм итәләр», - ди озын гомерле апа.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk