Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Тикшерүдән соң снарядның шартлаткыч матдәсе булмавы ачыкланган

Әлеге снаряд Эксперт-криминалистика үзәгенә җибәреләчәк

Бүген иртәнге якта Кукмарада снарядка охшаган җайланма табылу турында хәбәр иткән идек инде.

Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев сүзләренә караганда, әлеге урынга Казан шәһәреннән саперлар килгән һәм алар тикшерү уздырганнар.

“125 мм.лы снарядның эчендә шартлаткыч матдә юк, ул беркемгә дә зыян салмый. Әлеге снаряд Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Эксперт-криминалистика үзәгенә җибәреләчәк”, - диде Рамил Нургалиев.

Әгәр шикле әйберләргә тап булсагыз, террорлык актлары яисә террорлык юнәлешендәге җинаять кылырга әзерләнүчеләр хакындагы мәгълүмат билгеле була икән, кичекмәстән бу хакта район эчке эшләр бүлегенә 2-70-80, 02 телефоннары буенча хәбәр итүегез сорала. Анонимлык гарантияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk