Татарстанның Электрон мактау тактасында 47 журналист урын алган
Соңгы яңалыклар

Татарстанның Электрон мактау тактасында 47 журналист урын алган

Платформада Татарстанның 4,8 мең предприятиесен тәкъдим итүче 15 меңнән артык хезмәткәр турында мәгълүмат урнаштырылган.

Электрон мактау тактасында Татарстандагы 47 журналистның исеме урнаштырылган. «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде, дип яза «Татар-информ» МА.

«Бу — бүләкләүнең бик яхшы формасы. Безнең бүгенге көндә тармакта эшләүче 47 кеше Мактау тактасында тәкъдим ителгән. Ләкин эш әле тәмамланмаган, без аны дәвам итәчәкбез һәм күбрәк кешене җәлеп итәчәкбез», — диде Сәлимгәрәев.

Ул шулай ук платформада тәкъдим ителгән журналистларның берсе — Александр Малов турында сөйләде, аңа тиздән 100 яшь тулырга тиеш. Ул журналистикада 70 ел эшләгән.

Узган атнада, 6 августта, Татарстанда Электрон мактау тактасы эшли башлады. Сәнәгать предприятиеләренең иң яхшы хезмәткәрләре, түрәләр һәм бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең фотосурәтләре һәм алар турында кыскача мәгълүмат ресурста бер елга урнаштырыла. 

Фото: «Татар-информ» МА


Нет комментариев