Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанның өч районында котыру чире буенча карантин игълан ителде

Карантин авыруның соңгы көненнән ике ай үткәннән соң гамәлдән чыгачак

Татарстанның өч районындагы авылларда котыру чире буенча карантин игълан ителде. Бу хакта фәрман Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзасы белән республика башлыгы порталында басылып чыккан.

Апас районының Танай-Турай, Яшел Үзән районының Ореховка һәм Тукай районының Таулык авылларында карантин кертелүе турында билгеләп үтелә.

Карантин гамәлдә булган вакытта йорт хайваннарын сату, аларны тиешле территория чикләреннән чыгару, дезинфекцияләнмәгән йон һәм тире чыгару, сәламәт хайваннарның сөтләрен пастеризация уздырмыйча сату яки ризыкта куллану һәм ит өчен авыру терлекне чалу тыела.

Документта күрсәтелгәнчә, карантин авыруның соңгы көненнән ике ай үткәннән соң гамәлдән чыгачак, дип яза Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев