Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанга антициклон нәтиҗәсендә кыска вакытлы әбиләр чуагы килә

Ял көннәрендә уртача көнлек температура нормадан 7-8 градуска югары булачак.

Татарстанда 22-24 сентябрь көннәрендә кыска вакытлы әбиләр чуагы булачак. Бу хакта Россия Гидрометүзәге фаразларына сылтама белән, КФУның Экология һәм табигатьне куллану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев сөйләде. Бу турында уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Галим сүзләренчә, Казанда ял көннәрендә уртача көнлек температура нормадан 7-8 градуска югары булачак. Антициклон нәтиҗәсендә, явым-төшемнәрсез, аяз һава торышы көтелә. 22 һәм 23 сентябрьдә Татарстан башкаласында көндез 22-23 градус, ә төнлә 12-13 градус җылы булачак.

Дүшәмбе, 24 сентябрьдә шактый җылы температура сакланачак. Көндез һава температурасы 21, ә төнлә 12 градус булачак. Шулай ук бераз явым-төшемнәр дә булырга мөмкин, диде метеоролог.

Сишәмбе һәм чәршәмбедән көннәр суытачак. Температура көндез 12-13, төнлә 7 градуска кадәр төшәчәк, яңгыр явачак. Бу вакытта уртача көнлек температуралар климатик нормага якынаячак, диде Юрий Переведенцев, дип яза Татар-информ.

фото: Михаил Захаров, "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X