Татарстанда әйләнеп капланган автоцистерна йөртүчесе һәлак булган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда әйләнеп капланган автоцистерна йөртүчесе һәлак булган

Алган җәрәхәтләрдән машина йөртүче һәлакәт урынында ук үлгән

Татарстанның Чирмешән районында әйләнеп капланган автоцистерна йөртүчесе үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.

«Һәлакәт Шонталы - Әҗи юлының Күтәмә һәм Ивашкино бистәләре арасында булган. Техник су ташучы «КАМАЗ» автомобиль-цистернасы юлдан чыгып киткән һәм әйләнеп капланган», — дип сөйләде шаһитлар.

Алган җәрәхәтләрдән машина йөртүче һәлакәт урынында ук үлгән.


 

Фото: очевидцы

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев