Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 50 яңа очрагы ачыкланган

    Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 18 334 очрагы теркәлгән.

    Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 50 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

    Барысы да якыннан аралашканда йоктырылган. 26 кеше дәваханәгә салынган, 24 кеше өйләрендә дәвалана.

    Казанда – 17, Яр Чаллыда – 11, Яшел Үзән районында – 4, Югары Ослан районында - 3, Әлмәт, Балтач, Лениногорск районнарында – икешәр, Арча, Әтнә, Буа, Чүпрәле, Кама Тамагы, Менделеевск, Нурлат, Балык Бистәсе һәм Тукай районнарында - берәр авыру очрагы ачыкланган.

    Реклама

    Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 18 334 очрагы теркәлгән, 15 026  кеше терелгән, шул исәптән 35 - узган тәүлектә.

    Фото: «Татар-информ» МА


     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: