Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 20 035 очрагы теркәлгән.
Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 36 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.
Өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, 33 якыннан аралашканда йоктырылган. 12 кеше дәваханәгә салынган, 24 кеше өйләрендә дәвалана.
Казанда – 17, Яр Чаллыда – 8, Азнакай районында – 3, Бөгелмә, Яшел Үзән районнарында - икешәр, Алабуга, Питрәч, Балык Бистәсе, Чирмешән районнарында – берәр авыру очрагы ачыкланган.
Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 20 035 очрагы теркәлгән, 17 155 кеше терелгән, шул исәптән 14 - узган тәүлектә.
Фото: «Татар-информ» МА
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев